Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм педагогларның һөнәри стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучы хезмәткәрләрне методик тәэмин итү һәм аларга ярдәм итү системасы» республика семинарында катнашканнар. Чара кичә, 16 ноябрьдә, Тәтешнең П.С.Ханжин исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында булган.
Семинар барышында укучылар катнашучыларга мәктәп урманчылыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре, гамәлгә ашырыла торган экологик проектлар, табигатьне саклау акцияләре һәм башкалар турында сөйләгәннәр.