Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Россиякүләм экологик диктантта катнаштылар. Барлыгы 15 кеше үз белемнәрен сынап карады.
Исегезгә төшерәбез, Россиякүләм экологик диктант 11 ноябрьдә старт алды һәм 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Диктант тест форматында уза, анда 25 сорау бирелгән. Биремнәрне үтәү өчен 45 минут вакыт бирелә.
Акцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Равноправие» АКО, «Ангел-ДетствоХранитель» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәте һәм «Федераль балалар экологик-биологик үзәге» ӨБ ФДБМУ.