Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы белгече Оксана Горбатенко «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урманны саклау һәм яклау» темасына дәрес үткәргән

2022 елның 18 ноябре, җомга

Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының документлар белән тәэмин итү белгече Оксана Горбатенко Зеленодольск районының Әйшә урта мәктәбенең  «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урманны саклау һәм яклау» темасына дәрес үткәргән.

Дәрес барышында Оксана Горбатенко укучыларга Татарстан Республикасында урманнарны янгыннан, корткычлардан һәм авырулардан саклау эшләре турында сөйләгән. Аерым игътибар урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләрен үтәү кирәклегенә бирелгән.

Аннан соң экологияне яхшырту, урман һәм су ресурсларын саклау мөмкинлекләре турында фикер алышканнар.

Дәрес ахырында балалар «Табигатьне бергәләшеп саклыйк» дигән темага рәсемнәр ясаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International