Рослесхозда 2022 елда башкарылган урман саклау чараларының нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар

2022 елның 18 ноябре, җомга

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда 2022 елда башкарылган урман саклау чараларының нәтиҗәләре каралды.

Утырыш эшендә Рослесхозның Урманнарны яңадан торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина, РФ урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында урман комплексы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре докладлар белән чыгышлар ясады, алар урман үсентеләрен урман патологиясе буенча тикшерүдә быел башкарылган эшләр, санитария-савыктыру чаралары һәм башкалар турында хәбәр иттеләр.

Белешмә өчен. Бу елның 18 ноябренә Татарстан Республикасында 39 мең га мәйданда урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылган, санитария-савыктыру чаралары – 3 мең га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International