Лесхоз урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Арча урман хуҗалыгында булганнар

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең 9 «Б» класс укучылары «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ күркә киптерү бинасында булганнар. Балалар өчен экскурсияне «Арча урманчылыгы» ДКУ урманнан файдалану буенча инженеры Илсияр Хәйруллина үткәргән.

Илсөяр Хәйруллина укучыларга урман барлыкка китерә торган төп токым орлыкларын җыю һәм саклау үзенчәлекләре, стандарт утырту материалы үстерү һ.б. турында сөйләгән.

Аннан соң укучылар Урман музее экспозициясе белән танышканнар. Анда алар Арча урман хуҗалыгының барлыкка килү тарихы, танылган урманчылар турында белгәннәр, гербарийларны, агач һәм куак токымнары орлыклары коллекцияләрен, урман хуҗалыгы инвентарьларын һәм IX-XX гасырларда урман тармагы белгечләре кулланган коралларны күргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International