Саратов төбәк татар милли-мәдәни автономиясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татар авылы» төзү өчен буралар алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу эш министрлыкка караган оешмаларга – «Әлмәт урманы» һәм «Ислейтар урманы» учреждениеләренә йөкләнде. Узган кышта оешма белгечләре, «татар авылы»ның булачак корылмалары нинди өлешләрдән торасын билгеләү өчен, Саратовка барып, булачак ишегалды мәйданнарын карап кайтты. Бүгенге көндә урманчыларның эше төгәлләнде һәм буралар тиешле урынга күчерелде. Татарстан белгечләре башкарган корылмаларга Саратов өлкәсе Төзелеш департаменты директоры Виктор Еськин югары бәя бирде.