«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» республика фотоконкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» республика фотоконкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана. Аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

Фотоконкурста Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар катнаша ала.

Эшләр 3 номинациядә 2022 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә: «Агачлар утырту – Җирне дәвалау», «Яшь урманчылар табигать сагында» һәм «Урманнар орлыклардан башлана». Катнашу өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына anya16161912@yandex.ru электрон адресы буенча гариза һәм эш тапшырырга кирәк.

Конкурс нәтиҗәләре 31 декабрьгә кадәр билгеле булачак. Тулырак мәгълүматны әлеге сылтама аша белергә мөмкин: https://minleshoz.tatarstan.ru/respublikanskiy-fotokonkurs-sohranenie-lesov-v.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International