«Россия Студентлар Отрядлары» оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе активистлары – Лубян урман-техник көллиятендә

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Социаль әһәмиятле «КультТур» «Белергә һәм истә тотарга»  проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге активистлары Лубян урман-техник көллиятендә кунакта.

Дүрт көн дәвамында активистлар, көллият администрациясе белән берлектә, студентлар һәм «Лубян урта мәктәбе» МББУ укучылары өчен мәдәният һәм иҗатны үстерүгә багышланган төрле лекцияләр, презентацияләр, мастер-класслар һәм башка чаралар үткәрәчәк.

Моннан тыш, Лубян мәдәният йорты базасында «Белергә һәм истә тотарга»  хисап  концертын оештыру да планлаштырылган.

Белешмә өчен. «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы – илнең иң зур яшьләр оешмасы, ул РФнең 76 субъектыннан 150 меңнән артык кешене вакытлыча хезмәт белән тәэмин итә, шулай ук гражданый һәм патриотик тәрбия бирү белән дә шөгыльләнә, яшьләрнең иҗади һәм спорт потенциалын үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International