Урман һәм янгын техникасы 2025 елның 1 мартыннан контроль чаралары белән җиһазландырылырга тиеш

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының урман һәм урман янгыннары техникасын контрольдә тоту чаралары белән тәэмин итү турындагы боерыгы ике елга озайтылды.

Боерык нигезендә милекчеләргә агач ташу башкарыла торган транспорт чараларын, шулай ук янгыннарны сүндергәндә кулланыла торган техниканы контроль чаралары белән җиһазландырырга кирәк.

Техник контроль чаралары реаль вакыт режимында географик координаталарны, хәрәкәт тизлеген һәм башка транспорт чараларының параметрларын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Россия Табигать министрлыгының боерыгы 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International