Татарстанлылар #кормимптиц марафонында катнаша ала

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанлылар #кормимптиц марафонында катнаша ала. Аны оештыручылар – Россия Кошларны саклау берлеге, «Улитка Марта»  проекты администрациясе һ.б.

Марафонда катнашу өчен  https://kormimptic.ulitkamarta.ru порталында кышын кошларны тукландыруны оештыру буенча файдалы киңәшләр белән методичканы күчереп алырга, аны өйрәнергә, постта «#кормимптиц зимой вместе с @ulitkamarta»  дип күрсәтеп, кошларны ничек ашатырга кирәклеге турында социаль челтәрләрдәге үз битеңдә күрсәтергә һәм исемле таныклыкны чыгартып алу өчен, сайтта тест узарга кирәк.

«Нәкъ менә кыш айлары – елның иң авыр вакытларында яшәр өчен канатлы дуслар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Ләкин кошларга булышкан очракта, аларга зыян китермәс өчен, моны дөрес эшләргә кирәк, диләр #кормимптиц марафонын оештыручылар. – Марафонга кушылып, сез кошлар турында күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белерсез.»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International