Татарстан #БумБатл россиякүләм акциясе кысаларында тапшырылган макулатура күләме буенча Россиянең иң яхшы 10 төбәге арасында. Ике ай эчендә катнашучылар 63,4 тонна макулатура җыеп, аны эшкәртүгә тапшырганнар.
Россиякүләм акцияс сезоны нәтиҗәләре буенча 2 млн. катнашучы 63 млн. кг артык макулатура җыйган. Бу 12 мең гектарга якын урманны кисүдән коткарырга мөмкинлек бирә, якынча 12 мең футбол кыры мәйданына тиң.
Тапшырылган макулатура күләме буенча иң нәтиҗәле төбәкләр булып Мәскәү һәм Брянск өлкәләре танылган, лидерлар өчлеген Санкт-Петербург йомгаклый. Татарстан бу рейтингта – 6 нчы урында.
БумБатлда быел оешмалар да, аерым катнашучылар да активлык күрсәткәннәр. Балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, көллиятләрдән, техникумнардан һәм югары уку йортларыннан, дәүләт учреждениеләреннән һәм бизнестан 1700дән артык гариза кергән.
БомБатл кысаларында ЭКО-агарту чаралары 65 төбәктә узган. 2 ай эчендә 100 дән артык вакыйга оештырылган.