Чаллының 10 нчы мәктәпнең «ШкоЛес» урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Ашый торган җимлек» дигән экологик акция үткәргән. Балалар үз куллары белән эко-җимлекләр (көнбагыш, бодай, карабодай, миләш, алма орлыкларыннан) ясаганнар һәм аларны белем йорты территориясендә элеп чыкканнар.
«Мондый эко-җимлекләрнең берничә өстенлеге бар, – дип сөйләде «ШкоЛес» берләшмәсендә катнашучы Чулпан Низамова. – Алар тулысынча ашарга яраклы, экологик яктан чиста һәм кошларны куркытмыйлар. Әгәр дә мондый җимлек җил аркасында өзелеп төшсә дә, кошлар аны барыбер ашаячак. Без кыш дәвамында кошларны шулай ашатырга уйлыйбыз.»