ТР Экология министрлыгы экология өлкәсендәге проблемалар турында социологик сораштыру үткәрә

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республика халкы арасында социологик сораштыру үткәрә. Декабрь ахырына кадәр татарстанлылар үзләрен борчыган экология проблемаларын белдерә алалар. Шулай ук гражданнардан Министрлык эшчәнлегендә үзләре өчен кызыклы булган юнәлешләр турында сорый һәм нинди проектларда катнашырга теләүләре турында белдерә алалар.

Сораштыруны 16 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар әлеге сылтама буенча уза ала: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSeb6j06JQef33tREpW8DckNyVYOd7jGBjyQq-UWEzxQ2vnSNg/viewform.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сораштыру ТР Экология министрлыгы өчен Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының 3 нче курс студенты Алексей Хохлов тарафыннан махсус эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International