Кәләй урманчылыгы территориясендә рөхсәтсез чүплек бетерелгән

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

«Кәләй урманчылыгы» ДКУ һәм «Кәләй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Бота урманчылыгының 108 нче кварталда урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән чүплеккә тап булганнар һәм әлеге урынны тәртипкә китергәннәр. Алар көче белән барлыгы 1 куб.м. каты көнкүреш калдыклары чыгарылган.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы гражданнарны урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өнди. Мондый рөхсәтсез чүплек урыннары эстетик яктан ямьсез күренеш булуы өстенә, әйләнә-тирә мохит һәм кеше сәламәтлеге өчен җитди куркыныч та тудыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International