Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында федераль дәүләт урман (контролен) күзәтчелеген гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыру, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, дәүләт телләре турындагы законнарны үтәү, тоту өчен билгеләнгән урман диләнкеләрен үзләштерү һ.б. мәсьәләләр каралды.
Аерым алганда, министрга 2022 ел башыннан республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан 28,6 мең патруль үткәрелүе, урман законнарын бозуның 165 очрагы ачыклануы турында сөйләделәр.
Министр Равил Кузюров, докладларны тыңлаганнан соң, хезмәткәрләргә урман законнарын бозуларны ачыклау һәм булдырмау, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру һәм урман хуҗалыгын цифрлы трансформацияләүгә кагылышлы берничә йөкләмә бирде.