Россиякүләм экологик диктант 4 декабрьгә кадәр озайтылды

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Ноябрьдә Россия Федерациясе субъектларында башланып киткән, ел саен үткәрелә торган Россиякүләм экологик диктантның вакыты бер атнага озайтылды. Ул 27 ноябрьдә төгәлләнергә тиеш иде, ләкин күпсанлы үтенечләр буенча бу датаны агымдагы елның 4 декабренә күчергәннәр.

Исегезгә төшерәбез, экодиктант тест форматында уза, ул 25 сорауны үз эченә ала. Биремнәрне үтәү өчен 45 минут вакыт бирелә.

Илнең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр үз белемнәрен әлеге порталда тикшерә ала: https://экодиктант.рус/.

Акцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Равноправие» АКО,  «Ангел-ДетствоХранитель» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәте һәм «Федераль балалар экологик-биологик үзәге» ӨБ ФДБМУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International