ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов катнашты.

Утырыш барышында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үткәрү, урман янгыннарын сүндерүдә катнашучы урман янгыннары оешмаларының әгъзаларын тукландыруны оештыру турында РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы боерыгы проектына тәкъдимнәр кертү мәсьәләләре каралды.

«Быел округ төбәкләрендә янгынга каршы яңа минераллаштырылган полосалар ясау һәм янгынга каршы билгеләнештәге юллар төзү планы арттырып үтәлде, – дип хәбәр итте Александр Орнатский. – Киләсе елда да эш темпларын киметмәскә кирәк».

Киңәшмәдән соң анда катнашучылар санитар-савыктыру чараларын үтәү йомгаклары һәм 2023 елга урманнарны саклау планнары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International