Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Нәби Дәүли исемендәге Базарлык Матак гимназиясендә «Цифр дәресе» уздырды

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Әлки муниципаль районында булды. Анда ул Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясендә «Ничек ИТ-эшкуар булырга» дигән темага  «Цифр дәресе» уздырды.

«Беренче карашка, Интернет челтәрендә үз эшеңне башлау бик җиңел кебек: смартфон өчен ниндидер сервис яки программа уйлап табу, сайт ясау, бер-ике иптәшне командага чакыру – һәм алга, инвестицияләр өчен, – дип сөйләде Илгизәр Зарипов. – Ләкин, бу беренче карашка гына шулай гади тоела. Бу мәсьәләне хәл итү нигез салучылардан көчләрнең тулы концентрациясен, түземлелек һәм куелган максатларга ирешә белүне таләп итәчәк. Моның өчен сәләтле уйлап табучы яки менеджер гына түгел, эшкуар булырга кирәк».

Дәрес барышында Илгизәр Зарипов «Customer Development», «Minimal Viable Product» төшенчәләренә, команда җыю, тест үткәрү, презентация үткәрү үзенчәлекләренә, шулай ук популяр стартапларга җентекләп тукталды.

Исегезгә төшерәбез,  «Цифр дәресләре» Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелә. Проектның төп максаты – мәктәп укучыларында цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен формалаштыру, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә балаларның башлангыч һөнәри юнәлешенә этәргеч ясау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International