Татарстан Республикасы «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясен оештыру комитеты Рәхмәте белән билгеләп үтелде. Бүләкне бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровка Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов һәм «Урман волонтерлары» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәте рәисе, «Хәтер бакчасы» АКО генераль директоры Ольга Степченко тапшырды.
Чара «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе йомгакларына багышланган матбугат конференциясе кысаларында «Россия сегодня» ХМА матбугат үзәгендә узды.
Исегезгә төшерәбез, быел акциядә катнашучылар 70 млн. артык үсенте утырткан. Проектны Россия Федерациясенең барлык субъектлары да хуплаган.
Белешмә өчен.
«Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе 2019 елдан бирле үткәрелә. 3 ел эчендә 150 млн. артык агач утыртылган. Экологик инициатива Россиядә иң зур инициативаларның берсе булды. Акцияне оештыручылар – «Хәтер бакчасы» АКО, Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, шулай ук Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы.