Татарстанда «Алга-Вперед» IV Бөтенроссия форумы узды, ул республиканың 18 муниципаль районыннан һәм Россиянең 21 төбәгеннән 200гә якын студентны җыйды. Форум эшендә Лубян урман-техник көллиятенең студентлар советы рәисе Зәринә Сәмигуллина катнашты.
Делегатлар 2023 елга студентлар берләшмәләре һәм староста институты үсешенең юл картасын тикшерделәр һәм булдырдылар, шулай ук студентлар үзидарәсе органнары өчен методик тәкъдимнәр эшләделәр.
Форум программасы панель дискуссияләрдән, форсайт-сессияләрдән, мастер-класслардан, стратегик фикерләү һәм студентлар үзидарәсе институтларын үстерү өчен кейсларны хәл итү буенча тренинглардан торды.
Форумны «ТР Студентлар лигасы» оешмасы ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән оештырды.