Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре Инвалидлар декадасына кушылдылар. Чара кысаларында Татарстан кишәрлеге урманчылыгы белгечләре «Тукай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү оешмасына, кирәкле товарларны сатып алып һәм китереп, ярдәм күрсәттеләр.
Татарстан Республикасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәйрия концертлары, спектакльләр, күргәзмәләр, экскурсияләр, лекорияләр, мастер-класслар һ.б. чаралар оештырылачак.