«Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Нурфия Ибраһимова 5нче мәктәпнең «Урман умарталары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман орлыктан башлана» дигән темага дәрес үткәргән.
Дәрес барышында укучылар урман барлыкка китерә торган төп токым – нарат, чыршы, карагай, каен, корычагач һәм имән орлыкларын күргәннәр.
Балалар орлык әзерләү, аларны эшкәртү, саклау һәм базислы урман питомникларында чәчү үзенчәлекләре турында белгәннәр.