Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2022 елда яшь үсентеләрне карауга багышланган киңәшмә булып узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде. Утырыш эшендә Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Рослесхозның урманнарны яңадан торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина яшь үсемлекләр арасында тәрбияви кисү эшләренең нәтиҗәләре турында төп доклад белән чыгыш ясады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Татарстан Республикасында яшь үсентеләрне карау буенча эшләр 2,7 мең га мәйданда башкарылган, бу планның 100% тәшкил итә.
Белешмә өчен. Яшь үсентеләрне карау яктылык кертү һәм чистарту кебек урман хуҗалыгы чараларын үз эченә ала. Яктылык кертү – яшь үсентеләрнең токым һәм сыйфат составын һәм төп токымның үсеш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән тәрбияви кисүләр. 5-10 еллык агачлар арасында, урман хасил итү токымына, утыртмаларның җитештерүчәнлегенә һәм урман үстерү зонасына карап үткәрелә.
Чистарту – агачларның куелыгын көйләү һәм төп токымдагы агачларның үсеш шартларын яхшыртуга, шулай ук агачларның 20 яшькә кадәрге чорыннан соң үткәрелә торган состав формалаштыруны дәвам итүгә юнәлдерелгән тәрбияви кисүләр.