2022 елның 5 декабрендә 11:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча ачык фикер алышу үткәрелә. Чара хуҗалык итүче субъектларга норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен массакүләм һәм типик бозуларны аңлату максатында, видеоконференция режимында үткәреләчәк.
Хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре турында фикер алышуда катнашу өчен Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлегенә gkn.mlh@tatar.ruэлектрон почта адресына хат җибәреп яисә 8 (843) 221-37-29. телефонына шалтыратып, мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Игътибар итегез, норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен бозу, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру буенча искәрмәләрне һәм аңлатмаларны кире элемтәнең түбәндәге каналларыннан файдаланып җибәрергә мөмкин:
– электрон почта адресы: gkn.mlh@tatar.ru;
– тел.: 8 (843) 221-37-29;
– Министрлыкка язмача мөрәҗәгать итү юлы белән, түбәндәге адрес буенча: 420124, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37А.