Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Әлки муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул «Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт» ДАСХО Инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелә торган чарада катнашты.
Үз чыгышында Рәис Гомәров сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыятьнең сәяси, социаль, икътисадый һәм мәдәни тормышына җәлеп итүнең мөһим булуын ассызыклады.
«Сез барыгыз да – көчле кешеләр. Мин сезнең ихтыяр көчегез алдында баш иям һәм сезгә күбрәк елмаю, һәр мизгелдән тәм табып, бәхетле булуыгызны телим», – диде ул.
Әлеге чараны районның иҗат коллективлары катнашында мәдәни-күңел ачу программасы үрелдереп барды.
Искәртеп узабыз, Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы Татарстан Республикасында агымдагы елның 10 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Хәйрия концертлары, спектакльләр, күргәзмәләр, экскурсияләр, лекорияләр, мастер-класслар һ.б. чаралар оештырылачак.