ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол ярышларының ярымфиналына чыкты

2022 елның 3 декабре, шимбә

Бүген Казан шәһәрендә «Буревестник» спорт комплексы базасында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары узды. Ярышларда Тимур Галиев, Илфир Гыйбадуллин, Инсаф Ихсанов, Нияз Имамиев, Илназ Хөсәенов, Риназ Мөхәммәтҗанов, Артем Николаев һәм Рамил Гыйльманшин составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, ТР Хисап палатасы командасын (2:0 исәбе белән) һәм ТР Юстиция министрлыгы җыелмасын җиңеп (2:1 исәбе белән), ярышларның ярымфиналына чыктылар.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International