Татарстан Республикасында 2023 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек бара. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмаларында – урманчылыкларда урман янгыннарын сүндерү планнары эшләнде. Аларда урманнар, урман янгыннары формированиеләре, янгын техникасы һәм җиһазлар саны һ.б. турында мәгълүматлар күрсәтелгән. Алар нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы формалаштырылачак.
II һәм III типтагы урман янгыннарын сүндерү станцияләрендә планлы рәвештә урман янгыннарын сүндерү техникасына техник хезмәт күрсәтү, аны кышкы саклауга кую эшләре үткәрелә. Шулай ук җиһазларны инвентаризацияләү башкарыла, кирәкле запас өлешләр, материаллар һәм инвентарьлар сатып алына.
«Дөрес саклау урман янгыннарын сүндерү техникасын эксплуатацияләү вакытын озайтырга ярдәм итә, – ди ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов. – Без барлык нечкәлекләргә дә зур игътибар бирәбез, чөнки янгын куркынычы сезонына алдан әзерләнү генә урман янгыннары чыгу куркынычын киметергә мөмкин».