Быел Татарстан Республикасында инвентаризация үткәргәннән соң кыйммәтле агач үсентеләре категориясенә 1364 га мәйданда урман культуралары күчерелгән.
«Һөнәри тел белән әйткәндә, урман культураларын урман белән капланган мәйданга күчерү гамәлгә ашырылды, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Моңа бик зур эшләр сәбәпче булды – орлык җыю, үсентеләр үстерү һәм утырту, агротехник караулар уздыру. Киләсе этап – 15 ел дәвамында тәрбияви урманчылык эшләрен уздыру».
«Бу категориягә билгеле таләпләргә туры килә торган урман культуралары күчерелә. Утыртмаларның сыйфаты бер гектардагы агачлар саны, биеклеге һәм тулаем торышы буенча бәяләнә», – дип өстәде Тимур Галиев.