Татарстанда 3,2 мең гектар мәйданда урманнарда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, бу елның 7 декабренә санитар-савыктыру чаралары 3,2 мең га мәйданда үткәрелгән, шул исәптән 2,8 га леквидлы булмаган агачлар җыеп алынган.

Исегезгә төшерик, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International