ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Чыршы» («Ель») операциясенә әзерлек бара

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Чыршы» («Ель») оператив-профилактика чарасын үткәрүгә әзерлек бара. «Чыршы» («Ель») операциясе агымдагы елның 20-31 декабрь көннәрендә узачак, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров. – Максат – Яңа ел алдыннан ылыслы яшь агачларны законсыз кисүне булдырмый калу».

«Хәзерге вакытта белгечләр тарафыннан дәүләт урман инспекторлары арасыннан мобиль патруль төркемнәре формалаштырыла, урманнарны патрульләштерү маршрутлары раслана, – дип өстәде ул. – Узган ел «Чыршы» («Ель») операциясе кысаларында урман законнарын бозуның 7 факты теркәлгән иде».

Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян салынган очракта, закон нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 ст. буенча җинаять җаваплылыгы каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International