Әлмәт районы Урман-Кәләй урта мәктәбендә экологик турнир үткәрелгән

2022 елның 9 декабре, җомга

Әлмәт районы Урман-Кәләй урта мәктәбендә «Аның җаны бар…» экологик турниры үткәрелгән. Турнир кысаларында «Урман чишмәсе» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар ике командага бүленгәннәр һәм агач һәм куак токымнарына, урманнарда яшәүче хайван һәм кош төрләренә, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап биргәннәр.

Шулай ук урманнарны янгыннан саклау темасына багышланган плакатлар да тәкъдим ителгән.

Жюри составында «Кәләй урманчылыгы» ДКУ һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International