Лубян урман-техник көллиятендә «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы» белгечлеге буенча укучы студентлар «Алабуга» МИЗда Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводында булганнар. Экскурсияне генераль директор ярдәмчесе Чулпан Хәбибуллина үткәргән.
Көллият студентлары заводның цехларын, лабораторияләрен, склад комплексын һәм башка эш урыннарын караганнар.
Белешмә өчен. Kastamonu Entegre компанияләре төркеме 1969 елда HAYAT холдингы составында оештырылган. Предприятие МДФ, ДСП, ламинат идән япмалары, ишек катламнары һәм ялтыравыклы панельләр җитештерүгә махсуслашкан. Kastamonu Entegre 7 илдә: Төркия, Россия, Италия, Румыния, Болгария, Босния һәм Герцеговина, АКШта 18 предприятиесе бар. Компания агач эшкәртү тармагы җитештерүчеләр арасында дөньяда 5 нче урынны һәм Европада 4 нче урынны алып тора.