Зәй урманчылыгы белгечләре берничә гомуми белем бирү оешмасында дәресләр үткәргән

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

«Зәй урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре ТР Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының кайбер гомуми белем бирү йортларында «Урман гүзәле – чыршыны саклыйк» дигән темага дәресләр үткәргәннәр. Әйтик, урманны саклау һәм яклау буенча инженер Лилия Вәлиева – Зәйнең 5нче мәктәбендә, Өргәнчә кишәрлеге урманчысы Руслан Умяров – Кама Аланының 1 нче урта мәктәбендә, Зәй кишәрлеге урманчылыгыннан Илсур Мөбәракшин 1нче Зәй урта мәктәбендә булганнар.

Белгечләр укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, «Зәй урманчылыгы» ДКУ эшчәнлеге юнәлешләре һәм дәүләт урман инспекторлары тарафыннан «Чыршы» («Ель») оператив-профилактик чарасы кысаларында үткәрелә торган эшләр турында сөйләгәннәр.

Шулай ук урманчылар һәм укучылар ылыслы яшь агачларны ничек итеп саклап калу турында фикер алышканнар. Балалар агитация чаралары һәм халык белән әңгәмәләр оештырырга, агитация листовкаларын таратырга тәкъдим иткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International