Равил Кузюров ТР Яшьләр хөкүмәте рәисенең урман хуҗалыгы буенча киңәшчесе Илнур Хөснетдинов белән очрашты

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Яшьләр хөкүмәте рәисенең урман хуҗалыгы буенча киңәшчесе Илнур Хөснетдинов белән очрашты.

Очрашу барышында уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнде. Очрашуда катнашучылар экологияне яхшырту, экологик агартуны камилләштерү, табигатьне саклау акцияләрен үткәрү, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү йортларында үсентеләр утырту проектын тормышка ашыру мөмкинлекләре һ.б. буенча фикер алыштылар.

Искәртеп үтик: Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы 2022 елның октябрендә оештырылды. Ул коммерциясез оешмалар вәкилләре һәм яшьләрнең төрле бергәлекләреннән һәм үз-үзләрен тәкъдим итүче вәкилләр арасыннан катнашу мөмкинлеге белән, ачык конкурс нигезендә сайланды. ТР Яшьләр хөкүмәте составына 21 кеше, шул исәптән Илнур Хөснетдинов кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International