ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрелде

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрелде. Комиссия утырышы ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.

Комиссия әгъзалары тарафыннан Министрлыкның юридик бүлек башлыгы, финанслар, бухгалтерлык исәбе һәм контрольлек бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфаларны биләү өчен кадрлар резервына кертүгә дәгъва кылучы 4 кандидатура каралды. Конкурста катнашучыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, дәүләт граждан хезмәте нигезләренә, финанс һәм бухгалтерлык хисаплылыгын әзерләү һәм төзүгә кагылышлы сораулар бирелде.

Конкурс нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International