Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2021-2022 елларда беренчел һөнәри берлек оешмаларының эш йомгаклары каралды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Аның эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Наталья Тюкаева, тармак оешмаларының һөнәри берлекләр рәисләре һәм әгъзалары катнашты.
Утырышта төп доклад белән Министрлыкның оештыру эшләре бүлеге башлыгы Наталья Тюкаева чыгыш ясады.
Ул һөнәри берлек әгъзаларына социаль ярдәмнең тормышка ашырылган чаралары, үткәрелгән конкурслар, спорт, мәдәни-массакүләм чаралар, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
«2021 елда «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе башланды. 2 ел эчендә мәктәп кирәк-яракларын 156 беренче сыйныф укучысы – Министрлык һәм аның ведомство учреждениеләре һөнәри берлекләре әгъзаларының балалары алды, – дип хәбәр итте ул. – Кадрлар сәясәте кысаларында ел саен урман тармагы оешмаларының һөнәри берлек лидерлары өчен семинарлар үткәрелде. Катнашучыларның гомуми саны 120 кеше иде».
Шулай ук «Аксубай урманчылыгы» ДКУ кадрлар буенча белгече Наталья Альдиванова, «Лубян урман-техник көллияте» китапханәсе мөдире Ирина Козырева һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ кадрлар буенча белгече Елена Рзай доклад белән чыгыш ясадылар. Алар үзләре җитәкләгән беренчел һөнәри берлек оешмаларының эше, куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итүгә, һөнәри берлек әгъзалыгын мотивацияләү системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләделәр.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров һөнәри берлекләрнең потенциалы бетмәвен билгеләп үтте. «Быел башкарылган эшләр өчен барысына да рәхмәт белдерәм, – диде ул. – Киләчәктә һөнәри берлек оешмалары җитәкчеләренең һәм активының социаль партнерлыкны үстерүдә, һөнәри берлек әгъзаларын актив эшчәнлеккә җәлеп итүне тәэмин итәргә кирәк. Яңа юллар эзләргә һәм яңа бурычлар куярга кирәк. Аннан башка һөнәри берлек структурасын үстереп булмый».
Чара ахырында «ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тармагына караган иң яхшы һөнәри берлек оешмасы» республика смотр-конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Аның нәтиҗәләре буенча беренче урын – «Алабуга урманчылыгы» ДКУ һөнәри берлегенә, икенче урын – «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ һөнәри берлекләренә, өченче урын «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ бирелде. Шулай ук һөнәри берлек әгъзаларына РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.