ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2022 елда урман үсентеләрен урман патологиясенә тикшерү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Әйтик, урман фондын саклау һәм яклау секторы белгечләре мәгълүматларына караганда, барлыгы 42 мең га мәйданда үсемлекләр тикшерелгән. Эшләр республикадагы урман хуҗалыклары белгечләре һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белгечләре тарафыннан үткәрелгән.
Исегезгә төшерик, урман патологиясе буенча тикшерү урманнарның хәзерге санитар һәм патологик торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документлар әзерләү максатларында үткәрелә.