Ютазы муниципаль районының Ютазы урта мәктәбендә «Макулатура тапшыр – агачны коткар!» дигән экологик акциягә нәтиҗә чыгарганнар. Акциядә катнашучыларга «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ТР ДБУ тарафыннан мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
«Макулатура тапшыр – агачны коткар!» акциясе 2022 елның 1 ноябреннән 15 декабренә кадәр барган, аны «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр оештырган.
Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 2 тонна макулатура җыелган.