Татарстанда «Чыршы» операциясе башланып китте

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Чыршы» («Ель») оператив-профилактик чарасы башланды. Аның кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисү фактларын булдырмау максатларында урман кишәрлекләрен көчәйтелгән рәвештә патрульләштерү оештырылды. Операция 2022 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.

5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян салынган очракта, закон нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 ст. буенча җинаять җаваплылыгы каралган.

Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International