Бу елның 23-24 декабрь көннәрендә «ЛесЕГАИС системасында агач материалы әйләнешен исәпкә алуның баланс моделен формалаштыру. Заманчалаштырылган ЛесЕГАИС системасында эшләү» темасына онлайн-семинар узачак. Аны Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты оештыра.
Катнашу өчен урман юнәлешендәге оешмалар, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, юридик затлар, агач белән алыш-биреш ясаучы шәхси эшкуарлар, Россия Федерациясе субъектларының урманнар белән идарә итү органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, бюджет һәм автоном дәүләт оешмалары вәкилләре чакырыла.
Семинар барышында агачны исәпкә алу, маркалау, ташу, саклау, аның продукциясен эшкәртү, электрон озату документларын рәсмиләштерү һ.б. мәсьәләләр каралачак.
Тулырак мәгълүматны 8 (496) 532-89-09 телефоны, e-mail: dogovor@vipklh.ru, s5328909@vipklh.ru аша белешергә мөмкин.