Татарстан Республикасында «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе дәвам итә. Бу атнада аңа Әгерҗе районы Красный Бор урта мәктәбенең «Экоборцы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр дә кушылган.
Балалар Красный Бор урманындагы «Табигать белән тату» экологик сукмагы территориясендә кош җимлекләре ясап элгәннәр.
Акциядә шулай ук «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ Красный бор кишәрлеге хезмәткәрләре дә катнашкан. Белгечләр укучыларга кошларның төрләре һәм аларның табигатьтәге роле турында сөйләгәннәр, канатлы дусларны тукландыру кагыйдәләре турында искәртеп узганнар.