Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Әлки муниципаль районында эшлекле сәфәр белән булды. Анда ул Базарлы Матак авылындагы «Балалар иҗаты йорты»нда 8-11 нче сыйныф укучылары өчен «Тормыш өчен болыт сервислары» темасына «Цифр дәресе» үткәрде.
Илгизәр Зарипов укучыларга болыт технологияләре, аларның төрләре, өстенлекләре һәм җитешсезлекләре турында сөйләде.
«Болыт технологияләре – кулланучыларга Интернетта компьютер ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген бирә торган технологияләр. Аларның өстенлекләре – чыгымнарны киметү, куркынычсызлык, зурайту мөмкинлеге, мобильлек һәм контроль, – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. – Болыт технологияләре мәгариф, медицина, сәнәгать эшчәнлеге, бизнес, логистика, сәүдә һәм башка өлкәләрдә киң кулланыла.»
Исегезгә төшерәбез, «Цифр дәресләре» Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелде. Проектның төп максаты – мәктәп укучыларында цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен формалаштыру, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә балаларның башлангыч һөнәри юнәлешенә этәргеч ясау.