ТР Урман хуҗалыгы белгечләре, Әгерҗе урманчылыгы һәм “Кичкетаң” тыюлыгы белгечләре Катлаулы нарат урманын тикшерделәр. “Кичкетаң” тыюлыгындагы бер тауның көньяк битләвендә урнашкан зур бер урман утравы ул.
Катлаулы нарат урманы табигать һәйкәле ТАССР МСның 13.08.87 №344 карары белән игълан ителгән. Ул Шаршады урманчылыгында 49 га мәйданны били һәм 2-3 яруслы, тыгыз урнашкан нарат, чыршы һәм ак чыршы агачларыннан тора. Татарстанда шактый сирәк очрый торган каралҗым ылыслы көньяк тайга урманының типик фрагменты булып тора. Табигать һәйкәленең төп максаты – аны табигый хәлендә саклау.
Тикшерү барышында белгечләре тарафыннан ылыслы агач токымнары типограф-кисмән дигән корткыч үрчү аркасында корый торган урман массивынның торышын арытыба анализлау өчен материаллар тупланды.