Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы белгече Оксана Горбатенко Зеленодольск районының 4 нче урта мәктәбендә «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман гүзәлен саклыйк» дигән темага дәрес үткәргән.
Дәрес барышында Оксана Горбатенко укучыларга яңа елга һәм Раштуага чыршыны бизәү традициясенең барлыкка килү тарихы, Татарстан Республикасында «Чыршы» («Ель») оператив-профилактик чарасы, ылыслы агачларның токымнары һәм башкалар турында сөйләгән.
Дәрес ахырында ылыслы яшь агачларның сакланышын тәэмин итү мөмкинлекләре турында фикер алышу булган. Тәкъдимнәр сыйфатында агарту чараларын оештыру, әңгәмәләр, агитация листовкаларын тарату һ.б. турында әйтелгән.