«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Чыршы» («Ель») оператив-профилактик чарасы кысаларында халыкка аңлату эшләрен алып баралар. Кишәрлекләрдәге урманчылар һәм урман мастерлары торак пунктларда яшәүчеләргә ылыслы агачларны саклау кирәклеге турында агитация материалларын тараталар.
Моннан тыш, белгечләр авыл халкына Яңа ел чыршыларын һәм урман үсентеләрен законсыз кисү өчен җаваплылыкка тартылу чаралары турында да җиткерә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында «Чыршы» («Ель») операциясе быелның 20 декабрендә башланды. Максат – Яңа ел алдыннан ылыслы яшь агачларны законсыз кисү очракларын булдырмау.