Саба өйрәнү-сынау тәҗрибә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре «Лесхоз урта мәктәбе» укучылары өчен талчыбыктан үрү буенча мастер-класс үткәргәннәр

2022 елның 23 декабре, җомга

«Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Саба районы Лесхоз урта мәктәбенең 1 нче, 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары өчен талчыбыктан үрү буенча мастер-класс үткәргәннәр. Укучылар үрү ысуллары турында белгәннәр һәм остазлар җитәкчелегендә кәрҗиннәр ясарга өйрәнгәннәр.

«Тал чыбыгыннан кәрҗин үрү гади, ләкин искиткеч мавыктыргыч эш. Без мондый мастер-класслар атна саен үткәрәбез, – дип сөйләде кәрҗин үрү остасы Айсылу Андреева. –Аларда әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International