ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылды

2022 елның 24 декабре, шимбә

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылды. Министр https://елкажеланий.рф/ сайтындагы интерактив чыршыдан открытка алды, анда Казан шәһәреннән 5 яшьлек Камилланың хыялы турында язылган иде: утлар белән яктыртыла һәм тавышлар бирә торган «Кошечки-Собачки» мәктәп автобусы – җыелма уенчык алу.

Бүген аның бу хыялы тормышка ашты. Камиллага үзе теләгән бүләк, Татарстан Республикасының Кызыл китабы һәм баллы күчтәнәчләр тапшырылды, шулай ук министр исеменнән иң изге теләкләр җиткерелде.

Исегезгә төшерик, «Теләкләр чыршысы» россиякүләм хәйрия акциясе 2018 елдан бирле үткәрелә. Үткән вакыт эчендә 59 450 баланың һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең теләкләре үтәлгән. Акция 2023 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International