Кәләй урманчылыгы белгечләре гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып баралар

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

«Кәләй урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Әлмәт, Лениногорск һәм Зәй муниципаль районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара. Узган атнада кишәрлек урманчылары Фәрит Әрәпов һәм Юрий Федоров Кичү, Сәрән, Чыбыклы һәм Ормышлы урта мәктәпләрендә укучылар белән күрешкәннәр.

Мондый очрашулар барышында урманчылар укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр, Лубян урман-техник көллияте һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты эшчәнлеге турында сөйләгәннәр. Шулай ук балалар урман тармагы һөнәрләре һәм яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында да белгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International