ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен агач әзерләү мөмкинлекләре турында искәртеп уза

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен агач әзерләү мөмкинлеге турында искәртеп уза. «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» 22.05.2008 ел, № 22-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 7 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, гражданнар, кирәк булганда, йорт һәм ишегалды корылмалары төзү өчен 25 елга бер тапкыр 100 куб.м кадәр агач, 10 елга бер тапкыр йорт һәм каралты-кура корылмаларын ремонтлау өчен 50 куб.м кадәр һәм елына бер тапкыр биналарны җылыту өчен хуҗалыкка 20 куб.м кадәр күләмдә агач әзерли алалар.

Игътибар итегез, агач бүлеп бирүгә нинди дә булса ташламалар каралмаган. Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе буенча агач бәясе ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 07.10.2020 ел, № 107-2/нпс карары нигезендә исәпләнә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү» дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты ТР Президентының 2015 елның 11 декабрендәге ПУ-1191 номерлы указы белән расланды. Хезмәттән файдалану өчен шәхсән яки вәкил аша Министрлыкка гариза һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк. Министрлык белгечләре, документларны өйдән чыкмыйча гына, Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтләре күрсәтелә торган порталы  (https://www.gosuslugi.ru/)  аша яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы (https://uslugi.tatarstan.ru/) аша тапшыру мөмкинлеге турында билгели.

Гариза һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык үрнәкләрен моннан  күчереп алырга мөмкин: https://minleshoz.tatarstan.ru/administrativnie-reglamenti.htm.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, бу хезмәт күрсәтүдән баш тартуның иң еш күзәтелгән сәбәбе – мөрәҗәгать итүченең шәхси мәгълүматларын тулы булмаган күләмдә күрсәтүе яки агач сатып алу максатын дөрес күрсәтмәү (төгәл язылышын 22.05.2008 ел, № 22-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 7 ст. 1 өлешендә карарга була).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International