2023 елда Татарстанда урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды яңартылачак

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

2023 елда Татарстан Республикасында урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды яңартылачак. Барлыгы 70 килограмм орлык әзерләү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан урман үсемлекләре орлыкларын иминиятләштерү фонды Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә урнашкан. Хәзерге вакытта фондта 336 кг ылыслы токым орлыгы бар, шул исәптән 149 кг – нарат, 173 кг – чыршы, 14 кг – карагай орлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International